Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2020, 12:51

Әниләргә яңа түләүләр билгеләнерме?

Бала тәрбияләүче хатын-кызларга эш хакы түләнергә мөмкин.

Бала тәрбияләүче аналарга хезмәт хакы түләргә тәкъдим иттеләр. Шундый башлангыч белән "Гадел Русия" партиясеннән Дәүләт думасы депутаты һәм Русия Хезмәт федерациясе вице-президенты Олег Шеин чыкты.
"Әниләргә хезмәт хакы рәвешендә даими түләүләр кертергә кирәк", - ди Шеин. Депутат бу чара туучылар санын арттырырга мөмкин дип саный. Моннан тыш, Шеин авыр финанс хәлендә булган гаиләләргә түләүләр билгеләргә тәкъдим иткән.
Башлангычны Дәүләт думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы, ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов та хуплаган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/nil-rg-ya-a-t-l-l-r-bilgel-nerme-600171/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: