Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 декабрь 2020, 17:22

Башкортстанда 9 меңнән артык кеше Яңа ел алдыннан хезмәт хакын ала алмаска мөмкин

Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 декабренә Башкортстанда хезмәт хакы буенча бурыч 717 миллион сумнан артып киткән.

Үз акчаларын 123 предприятиенең 9 240 хезмәткәре көтә, дип хәбәр иттеләр ведомствода. Бурычларның гомуми суммасының 67% тан артыгы банкрот оешмаларга туры килә. Агымдагы ел башыннан бирле кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә 149 оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча 428 миллион сумнан артык бурыч түләнгән.
Читайте нас: