Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2020, 18:27

Дүрт бертуганны аерганнар...

Республика вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова республикада бер гаиләдә булган хәл турында белдерде.

Анда, балаларны аерып, төрле учреждениеләргә таратканнар. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган.
Аның сүзләренә караганда, узган елның көзендә дүрт бала анасы наркотиклар тараткан өчен ирегеннән мәхрүм ителгән. Кече балаларның әтисе шул ук мәддә буенча рәшәткә артына эләккән, өлкән яшьтәге балаларның әтиләре алимент түләмәс өчен алардан баш тарткан.
"Нәтиҗәдә, кече балалар мәктәпкәчә белем бирү оештырылган балалар йортына эләккән. Ә өлкәннәрне буш урыннар булган учреждениеләргә җибәргәннәр. Ягъни тәрбияләнүчеләрнең санын дәүләт биременең планлы саннарына «җиткерергә» кирәк булган урынга. Чөнки, аны үтәмәгән очракта, учреждениегә бүлеп бирелгән акчаларны бюджетка кайтарырга туры киләчәк. Бер ел балалар бер-берсен күрмәгән һәм оныта башлаган. Әбиләренең мөрәҗәгате ярдәмендә без алар турында белдек. Бу атнада алар барысы да бергә, бер кыз һәм өч малай, гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгендә», - ди министр.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 2021 елдан балалар йортларында җан башына исәпләнгән финанслау бетереләчәк. Бу социаль учреждениеләр киләчәктә төркемнәр саны буенча матди яктан тәэмин ителәчәк. Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, бу балаларны бер гаиләдән аеру проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
"Республикада ятим балалар, тәрбияләнүчеләр өчен учреждениеләргә карата планнар һәм күрсәткечләр артыннан кууны туктатырга дигән дөрес карар кабул итү бик мөһим", - дип йомгаклый министр.
Фото: Башинформ.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/D-rt-bertugan-balani-aergannar-604804/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: