Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2020, 22:13

Балалар пособиесен түләү тәртибе үзгәрә

Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова шул турыда хәбәр итте.


Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова, Башкортстанда 2021 елның 1 гыйнварыннан 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен түләү тәртибе үзгәрәчәк, дип хәбәр итте.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры сүзләренә караганда, “коронавирус түләүләре”ннән соң да фәкыйрьлек тупсасында торган балалы гаиләләр пособиене арттырылган күләмдә алачак.
Ягъни әле аз керемле гаиләләргә яшәү минимумының яртысын – биш мең сум тирәсе - түләсәләр, киләсе айда бу сумма 10 мең сумга якын булачак.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/T-l--t-rtibe-zg-r-606613/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: