Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2020, 13:16

Русиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк

Пенсия күләме инфляция күрсәткеченнән артыграк индексацияләнәчәк.

Русиядә эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсияләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Русия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 6,3 процентка, ягъни инфляциядән югарырак индексацияләнәчәк. Һәм киләсе еллардада пенсия индексациясе инфляциядән югары булачак», — диде Татьяна Голикова Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Советның уртак утырышында.
Тулырак: https://tatarinform.tatar/news/business/23-12-2020/rossiyad-eshl-m-che-pensionerlarny-pensiyase-indeksatsiyal-n-ch-k-5794800
Фото: News.myseldon.com
Читайте нас: