Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 декабрь 2020, 17:31

Бөтен авылга да интернет тоташтырылачак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Фейсбук” челтәрендә республикада бүгенге көндә 1200 торак пунктының интертетсыз булуы турында язган.

“Бу хәлне нормаль дип атап булмый. Аның кискенлеге аеруча быел яз көне – укучылар белән укытучыларны дистанцион уку режимына күчергәндә сизелде”, - дигән ул.
Бу уңайдан махсус программа эшләнгән, аңа ярашлы, киләсе елда 262 авылда интернет барлыкка киләчәк. Һәр йортта. Бу азмы-күпме, 40 мең йорт яисә 100 мең кеше дигән сүз. Конкурста “Башинформсвязь” оешмасы җиңеп чыккан. Киләсе елларда бөтен авылда да интернет булачак, дип вәгъдә итәләр алар. Район үзәгеннән еракмы, түгелме, барысы да бөтендөнья челтәренә тоташачак, дип язган Премьер-министр.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/B-ten-avilda-da-internet-bulachak-610135/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_ca
Фото: Gorlovka-tv.ru
Читайте нас: