Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2020, 22:39

МЕМОРИАЛЬ КОМПЛЕКС АЧЫЛДЫ

Яңа Кәлчер авыл биләмәсенең Яңа Карамалы авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм һәлак булган сугышчыларга мемориаль комплекс төзелде.

Урындагы башлангычларны хуплау программасы кысаларында Яңа Кәлчер авыл биләмәсенең Яңа Карамалы авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм һәлак булган сугышчыларга мемориаль комплекс төзелде.

Мемориал төзелеше 812 420 сумга төште, шуның 60 000 сумын халык җыйды, 70 000 сумын «Урожай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсорлык ярдәме күрсәтте, 90 000 сумы - авыл биләмәсе бюджетыннан, 592 420 сумы - республика бюджетыннан субсидия.

Авыл биләмәсе башлыгы Раил Диваевның сүзләренә караганда, яз көне биредә «Дан аллеясы» утыртырга планлаштыралар.
Читайте нас: