Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2020, 12:54

Пенсия кайчан киләчәк?

Башкортстан пенсионерлары гыйнвар пенсиясен декабрьдә алачак.

Бу хакта Русия Пенсия фонды мәгълүматларына таянып, “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.
“Пенсия фонды 2021 елның гыйнвар ае өчен пенсия, пособие һәм айлык акчалата түләүләрне аванслауга тотынды. Бүлекчәләр 25 декабрьдән башлап “Русия почтасы”на, бүгеннән кредит оешмаларына, Саклык банкына акча күчерә башлады,” - дип хәбәр ителә.
Түләүләрне банк аша алучыларга 29 декабрьдән акча килә башлаячак. Почта аша айның өченче көнендә пенсия алучыларга 29 һәм 30 декабрьдә акча китерү оештырыла. Ә дүртенче гыйнвардан түләүләр гадәттәге график буенча киләчәк.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/sotsial-m-s-l/Pensiya-asan-kil-s-k-613645/
Фото: iz.ru
Читайте нас: