Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2020, 00:58

Укытучыларга - 15 мең сум өстәмә акча

Түләүләр кайбер төбәкләргә 2021 елның мартыннан ук кертелә.

2021 елның мартыннан кайбер төбәк мәктәпләрендә тәрбия эшләре буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Мәктәп директорларының киңәшчеләре 15 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак.
"Бу - шулай ук укытучыларга да, мәктәп укучылары белән нәкъ менә тәрбияне оештыру өлкәсендә шөгыльләнүчеләргә дә бик мөһим ярдәм", — дип билгеләп үтте министр "Российская газета"га биргән интервьюсында.
Аның сүзләренә караганда, яңа вазыйфаны ун пилот төбәктә кертәчәкләр. Белгечләр тәрбия эшен оештыру, мәктәпләр һәм башка белем бирү оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек белән шөгыльләнәчәк.
Ул, шулай ук, агымдагы елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләре биш мең сум күләмендә өстәмә акча ала, дип белдерде.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ukituchilar-15-me-sum-st-m-akcha-alachak-613063/?utm_source=vk&utm_medium

Фото: Zen.yandex.tm
Читайте нас: