Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 декабрь 2020, 13:34

"Мәгьлүмат чаралары хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрергә кирәк!"

Киңкүләм мәгьлүмат чаралары хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ

Сүз дә юк, киңкүләм мәгьлүмат чаралары хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ, күп кенә категория хезмәт хаклары бик түбән, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров матбугат конференциясендә.
"Нефтекама-24" телекомпаниясе хәбәрчесе Зөлфия Әмирова, журналистларга ковид-госпитальләрдә "кызыл зона"да еш кына эшләргә туры килә, моның өчен аларга өстәмә түләүләр буламы, дигән сорау бирде. Радий Хәбиров ассызыклаганча, журналист эше баштан ук билгеле бер хәвефләрне күздә тота. Әмма түбән хезмәт хакы проблемасын хәл итәргә кирәк, дип саный республика Башлыгы.
"Сез журналистларның төп хезмәт хакы бик түбән дигән сорауны дөрес күтәрдегез - моның белән тулысынча килешәм. Тиздән без муниципаль, кече басма киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистларын югалтачакбыз - анда бик кечкенә хезмәт хакы, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Басма гәзит гасыры үтә, асылда барысы да Интернетка күчә, шуңа да карамастан, без күпмедер вакыт гәзитләрне сакларга тиеш дип саныйбыз, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр бар. Без инде этаплап хезмәт хакын арттырырга керештек. 2021 елда катлаулы икътисади хәлне исәпкә алып, без моны эшли алмыйбыз дип уйлыйм, тик 2022 елда без бу мәсьәләне хәл итә башлыйбыз".
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Bish-elga-t-rm-g-kit-segez-kilmime-604836/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: