Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 гыйнвар 2021, 16:41

Һава торышы

Бераз кар явып узачак, юлларда бозлавык булуы ихтимал.


"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, Яңа ел каникулларының тәүге көннәрендә бераз кар явып узачак, юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Бүген, 2 гыйнвар көнне, һава температурасы -6... -11 градус булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Урыны белән кыска вакытлы кар явып узачак.
Якшәмбедә, 3 гыйнвар төнендә, термометр баганалары -10...-15 градускача төшәчәк, урыны белән -17... -22 градуска кадәр. Көндез һава температурасы -7...-12 градус булачак, аерым районнарда -15. Бераз кар явып узуы ихтимал, синоптиклар бозлавык булуын да фаразлый. Җил көньяктан уртача.
Дүшәмбедә, 4 гыйнвар төнендә, термометр баганалары -11...-16 градус салкын күрсәтәчәк. Аязыткан чакта -18...-22 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы -7... -12 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук бераз кар явып үтәргә мөмкин.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/ch-k-ng--ava-torishi-bilgele-618642/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: 123ru.net
Читайте нас: