Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 гыйнвар 2021, 17:10

Искеләре юк ителә, заманчалары төзелә

2020 елда Башкортстанда 274 гектар мәйданда 462 чүплек бетерелгән.

БР торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев белдерүенчә, 2020 елда Башкортстанда 274 гектар мәйданда 462 чүплек бетерелгән. Әмма тагын 1,7 мең гектар мәйданны биләгән 2133 чүплекне юк итәсе бар әле. Быел шуларның 402сен ликвидацияләү каралган.
Моннан тыш, "Чиста ил" федераль проекты кысаларында Баймак, Благовещенск, Күмертау, Сибай, Дәүләкән, Стәрлетамак шәһәр читләрендә санкцияләнмәгән 6 чүплекне бетерү буенча проект әзерләнгән. Ул чүплекләрне 2023 елга кадәр юк итү планлаштырылган.
Бүген республикада 34 калдык-постык полигоны эшли. Шуларның сигезе 98 процентка тулган һәм тиздән аларны файдалану туктатылачак. Шулай ук 840 мең тонна гомум куәтле 14 чүп сортировкалау комплексы эшли.
2020 елда "Экология" милли проекты кысаларында, Иглин, Авыргазы, Уфа, Кушнаренко районнарында 5 чүпләрне сортларга аеру комплексы төзелгән. Быел гыйнварда Туймазы шәһәрендә чүпләрне сортларга аеру яңа комплексы сафка басачак.
"Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы" федераль проекты кысаларында, 2019 елдан алып Дуван районында чүпләрне сортларга аеру комплексы белән чүп полигонының икенче чираты төзелә. Быел, ягъни 2021 елда, ул да сафка басачак. Шулай ук Благовещенск һәм Баймак районнарында органик калдык-постыкларны утильләштерү буенча инновацион 2 комплекс төзи башлаячаклар.

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Iskel-re-beterel--zamanchalari-t-zel-618497/?utm_source=vk&utm_medium
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: