Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 гыйнвар 2021, 21:07

Водительләр, сезнең өчен!

Юл үткәргечен реконструкцияләү чорында чикләүләр 2021 ел ахырына кадәр кертелә.

Бүген иртән Уфада Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелешендә хәрәкәт итүнең яңа схемасын эшләтеп җибәрделәр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, юл үткәргечен реконструкцияләү чорында чикләүләр 2021 ел ахырына кадәр кертелә.
"Реконструкция проекты үзе хәрәкәтнең тулысынча ябылуын күз алдында тота, — дип сөйләде 30нчы номерлы күпер төзү предприятиесе начальнигы Василий Чекуров. - План буенча бу 1-2 көннән соң булачак. Юл хәрәкәтенең яңа схемасы үзен ничек күрсәткәнен, юл коллапсы һәм барысы да куркып торган 10 баллы бөкеләр бармы-юкмы икәнлеген карганнан соң, без юл өслеген, киртәләрне һәм коймаларны демонтажлауга керешәчәкбез. Бу эшләрнең барысы да машина юлы белән бәйле, шуңа күрә алар автомобильчеләр һәм шәһәр халкы өчен иң уңайлы вакытта, төнен башкарылачак. Юл хәрәкәте иминлеген тулысынча тәэмин итү, хәрәкәтләр юнәлешен үзгәртү булачак. Бу схема инде күп еллар эчендә эшләнгән һәм биредә уңышлы кулланылачак".
Юл төзүчеләр сүзләренә караганда, уфалыларны юлүткәргечнең тулы ябылуы инде берничә көннән соң ук көтә. Әлегә урында вакытлыча светофорларны монтажлау эшләре дәвам итә, даими юл-патруль хезмәте посты эшли. Шулай ук Зәки Вәлиди урамы буенча үзәк ягыннан пластик киртәләр урнаштырылган, алар чишелеш аша алга таба хәрәкәт итү мөмкин булмауны кисәтә. Юл күпер ягына төшү өчен генә ачык. Шунда ук светофор аша Пугачев урамына юнәлеш буенча хәрәкәтне дәвам итәргә мөмкин. Шәһәрдә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен якын арада анда яңа билгеләр пәйда булачак.
"Агыйдел күпере янында хәрәкәт үзгәрү сәбәпле, юлчыларга, автомобиль йөртүчеләргә, башкала халкына һәм кунакларына бик зур үтенеч: үзара игътибарлы булыгыз, аңлау белән карагыз, сабыр булыгыз, — дип мөрәҗәгать итте Василий Чекуров шәһәр халкына. - Башкарыла торган эшләр бары тик шәһәр һәм аның халкы өчен генә эшләнә, Уфа юл челтәре инфраструктурасы буенча алдынгы шәһәрләрнең берсе буларак Русиядә үзенең статусын тагын бер кат расласын өчен эшләнә. Сабыр булуыгызны сорыйм. Бүгенге көн анализы буенча шуны әйтә алам: светофорның кызыл сигналына үтеп керергә омтылучы намуссыз автомобильчеләр бар, бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомум картинасын шактый катлауландыра. Теләсә кайсы юл-транспорт һәлакәте машиналар үтү мөмкинлеген бик катлауландыра. Үзара ярдәмчел булыгыз, ә без, үз чиратыбызда, барысын да тиз һәм сыйфатлы итәргә тырышачакбыз».
Ул шулай ук автотранспортның яңартылган маршрутындагы хәл үзгәрүен хәзер үк Яндекс һәм Google махсус кушымталарында, шулай ук онлайн-камералар аша күзәтеп була, дип өстәде.
Фото: Башинформ
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/budni/Avtomobilchel-r-sabir-buligiz-624685/?utm_source=vk&utm_med
Читайте нас: