Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 гыйнвар 2021, 22:47

Башкортстан умартачылык һәм апитерапия фәнни тикшеренүләр үзәген кем җитәкләр?

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы конкурс игълан итте

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан умартачылык һәм апитерапия фәнни тикшеренүләр үзәген җитәкләү өчен конкурс игълан итте. Бу урын үзәкнең элеккеге генераль директоры Амир Ишемгулов үлеменнән соң буш калган иде. Яңа җитәкче учреждение профилендә югары белемгә ия булырга, авыл хуҗалыгында эшләү тәҗрибәсенә һәм лидерлык сыйфатларына ия булырга тиеш. Теләк белдерүчеләрнең гаризалары 1 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурс 11 февральдә узачак. Умартачылык һәм апитерапия үзәгенең төп активлары 2020 елда 157,4 миллион сум, чиста керем - 11,4 миллион.

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Bal-babay-kem-bulir-631541/?utm_source=vk&utm_medium=so
Фото:bash-dar.ru
Читайте нас: