Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 гыйнвар 2021, 23:17

Сарык йонын - Һиндстанга

2020 елда берничә предприятие Һиндстанга һәм Болгариягә сарык йоны җибәрү өчен контрактлар төзеде

2020 елда берничә предприятие Һиндстанга һәм Болгариягә сарык йоны җибәрү өчен контрактлар төзеде, тагын берничә контракт буенча бүген сөйләшүләр алып барыла. Бу төбәк эшкуарларының ил җитәкчесе Владимир Путинның май указлары белән расланган «Халыкара хезмәттәшлек һәм экспорт” милли проектында катнашуы аркасында мөмкин булды.
Башкортстан инде берничә ел Һиндстанга йон экспортлый. Йон зур йөк машиналары белән Новороссийск портына илтелә, аннары диңгез аша Һиндстанга җибәрелә. Һиндстанга җибәрү өчен 54 тоннадан артык авырлыктагы юылмаган сарык йоны партияләрен "Йон сәнәгате" компаниясе һәм В.П.Андреев кече эшкуарлык оешмасы әзерләгән.
Республиканың Россельхознадзор оешмасы товар җибәрү өчен экспорт ветеринария сертификаты биргән. 2020 елның көзендә Республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге җирле эшкуарлар өчен Һиндстанга бизнес-сәяхәт оештырды.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Sarik-yonin-indstanga-eksportliybiz-630
Фото: homeferm57.ru
Читайте нас: