Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 гыйнвар 2021, 12:16

Җылылык өчен түләүләр ник арткан?

Декабрьгә счетлар турында

Декабрьгә килгән счетлар күпләрне гаҗәпләндерде.
Башкортстанда кайбер күпкатлы йортларда җылылык өчен түләү декабрь аена 60 процентка кадәр арткан. Бу хакта бүген республиканың торак-комуналь хуҗалык министры Борис Беляев белдерде. Аның сүзләренчә, түләүнең артуына төрле сәбәпләр булган, алар арасында дөрес исәпләнмәү, торак фондының инвентаризациясе дә бар.
- Түләүләр әле башкарылмаган, аларны күптән түгел генә чыгарганнар. Счетлар кимү ягына күчерелергә тиеш, - дип билгеләде ул. Шул ук вакытта, Башкортстанда алдагы айларда җылылык тарифларын күтәрү планлаштырылмый. Бу хакта бүген Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк хәбәр итте.
- Бу тарифлар 2020 елның 1 июленнән 2021 елның 1 июленә кадәр гамәлдә. Аннары планлы үзгәреш булачак - 3 процентка индекслау (тарифлар) булачак, - дип билгеләде ул. Декабрь аенда җылылык өчен бәяләр арту хезмәт арту белән түгел, ә таләп итү күләме аркасында килеп чыккан.
Исегезгә төшерәбез, декабрь аена җылылык өчен түләүләр бик нык күтәрелеп килгәч, республика Башлыгы Радий Хәбировка бу җәһәттән әлеге проблеманы тикшерүне үтенеп күпләр мөрәҗәгать итте. Тиз арада махсус комиссия төзелеп, әлеге хәлнең нечкәлекләрен өйрәнде белгечләр. Радий Хәбиров та бу проблеманы үз контроленә алды.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/ililik-chen-t-l-l-r-nik-artkan-629998/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=17&img_url=https%3A%2F%2Flux-term.ru%2Fupload%2Fiblock%2F7ba%2F7ba1621f79e6164cb21deec726dd71c6.
Читайте нас: