Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2021, 00:42

Туучылар саны артырмы?

.

2020 ел республика өчен нинди булды? Кайсы өлкәдә үсеш күзәтелгән, ә кайда, киресенчә, көтелгән нәтиҗәгә ирешелмәгән? Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов катнашлыгында үткән брифингта шушы һәм башка сорауларга җаваплар табылды.
— Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, алга куйган планнарны үзгәртергә туры килде. Шулай да без аларның күбесен тормышка ашырдык. Әлбәттә, яңа шартларда эшләү һәркемгә кыенлыклар тудырды. Вакытында бу таләпләргә ярашып, уяулыкны саклап калу, чыннан да, безне яңа баскычка күтәрде, — диде Ирек Сәгыйтов.
Чара барышында республиканың спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов та узган елда ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.
— 2020 елда спорт өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирештек. Пандемия вакытында да спорт федерацияләре һәм муниципалитетлар белән элемтәне өзмәдек. Билгеле, бик зур чаралардан баш тартырга туры килде, әмма әлеге өлкә эшчәнлектән туктамады. Мәсәлән, узган ел халыкара ярышларда катнашучылар өчен түләүләр бермә-бер артты. Республика бюджетыннан әлеге юнәлешне актив үстерүче 10 муниципалитетка 65 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Гомумән, мондый ярдәм бик күп булды.
2020 ел нәтиҗәләре буенча 1,8 миллион кеше спорт белән даими шөгыльләнә. Бу халыкның 48 процентын тәшкил итә. Киләсе елга әлеге күрсәткеч 51,2 процент булырга тиеш, — диде ул.
Коронавирус инфекциясе ЗАГС эшенә дә үзгәрешләр кертте. Былтыр бездә 14854 гаилә барлыкка килгән. Бу — узган елның 9 аена булган саннар. 2019 ел белән чагыштырганда, 21 процентка кимрәк. Шулай ук аерылышучылар саны да аз. Шул ук вакытта, мөнәсәбәтләрен теркәргә теләүчеләрне әлеге вакыйганы кичектереп торырга чакыру булуын да ассызыклады чарада катнашучылар.
Пандемия башлангач, республикада туучылар саны артачак, дигән имеш-мимешләр дә таралган иде. Бу сорауга юстиция эшләре буенча төбәк дәүләт комитетында җавап бирделәр. Ведомство рәисе Владимир Спеле аңлатканча, “беби-бум” турында сөйләргә әле иртәрәк: "Без әлегә 2020 елның 9 аена булган мәгълүматлар белән эш итәбез. Туучылар саны артачакмы, әлегә билгеле түгел”, — диде ул. Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматларына караганда, тулаем ил буенча да, безнең төбәктә дә туучылар саны кимүе күзәтелә. Әйтик, узган елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Башкортстанда 37 522 бала туган, бу, 2019 елның шушы чорына караганда, 1 178гә кимрәк.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/budni/Tuuchilar-sani-artachakmi-632936/?utm_s
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: