Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2021, 14:04

Бәяләр арта

.

Башстат бу уңайдан соңгы мәгълүматларны игълан итте.
Башкортстанда кулланучылар кәрзиненә кертелгән күпчелек продуктлар янә кыйммәтләнде, дип хәбәр итте республика статистика идарәсе.
Барыннан да бигрәк, Башстат мәгълүматлары буенча, 2020 елның ахырыннан помидор 9,7 процентка кыйммәтләнде. Бу яшелчәнең килограммы республикада уртача 145 сумга төшә.
4,2 процентка яңа кыяр һәм кара чәй кыйммәтләнде – аларның килограммы, шул тәртиптә, 141 һәм 919 сум. Аның бәясенең үсеше 4 процент тәшкил иткән. Республикада кәбестәнең бер килограммының уртача бәясе 15 сумга җитә.
Хаклары арткан азык-төлек исемлегенә шулай ук бәрәңге, ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш консервалары, шоколад конфетлары, суган, кишер, алма, карамель, тавык ите, маргарин, эремчек, казылык, тоз, көнбагыш мае, карабодай ярмасы, йомырка, ит консервалары, каймак, шомартылган дөге, печенье, арыш ипие керә.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/B-
Фото:zastavok.net
Читайте нас: