Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2021, 16:54

Антиковид паспорты

.

Башкортстанда антиковид паспорт кертеләчәк. Бу хакта бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.
Төбәк башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин әйтүенчә, проект февраль башында эшли башлаячак. Проектның операторы булып республиканың Санлы үсеш министрлыгы торачак. Чөнки паспорт QR-код төрендә санлы булачак. Аны алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет теркәргә кирәгәчәк.
Проектның асылы шунда: коронавирустан прививка ясаткан кеше төрле өстенлекләргә, ташламаларга ия һәм эпидемиягә каршы чаралар кысаларында кертелгән чикләүләрдән азат булачак.
Мәсәлән, вакцина ясаткан кеше спектакльләргә, кинога, концертларга йөри, спорт матчларында тулы трибуналарда утыра алачак, дип мисал китерде Александр Сидякин. Кайсыбер кибетләр шулай ук проектта катнашачак, алар QR-код буенча ташламалар бирәчәк. Прививка эшләтүчеләр фитнес-үзәкләргә, шифаханәләргә бара, бер киртәләрсез туристик сәяхәтләргә йөри алачак. Укытучыларга өстәмә акча һәм өстәмә ял көне карала. Прививка ясаткан 65 яшьтән өлкәннәрдән барлык чикләүләр алыначак.
Гражданнар турындагы шәхси мәгълүмат хәвефсезлегенә аерым игътибар биреләчәк, дип билгеләде Радий Хәбиров. “Әлеге проектта иң мөһиме – вакцинацияне популярлаштыру, чөнки бу чараларсыз без коллектив иммунитетка ирешә, эпидемияне җиңә алмаячакбыз”, – диде ул.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әлегә республика 18,84 мең доза “Спутник V” вакцинасын алган. Февральдә – 50,8 мең доза, мартта 100,7 мең доза кайтарылачак.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Antikovid-pas
Фото: Dialog1918.ru
Читайте нас: