Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2021, 16:37

Вакцина ясату мөһим!

.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясеннән вакциналау зарурлыгы турында белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, вакциналаудан тыш, бу чирдән котылып булмаячак.
«Ил Президенты кушуы буенча 18 гыйнвардан коронавирус инфекциясеннән киңкүләм вакциналау башлана. Коллегалар бу атнада безгә тагын да күбрәк доза килүен һәм вакциналау күбрәк эшләнәчәген раслады. Мин инде Сәламәтлек саклау министрлыгына кирәкле бөтен инфраструктураны әзерләргә куштым. Бу бик зур эш. Безгә бик күп халыкны вакциналарга кирәк булачак. Бу - инфраструктура мәсьәләсе дә, персонал да, пропаганда да, кешеләргә аңлату да, әлеге эшнең асылы һәм эчтәлеге дә. Чөнки төрле карашлар бар, без аларны хөрмәт итәбез, әмма вакцинадан башка, коронавирус инфекциясеннән котыла алмаячагыбызны төгәл беләбез. Кешеләр авыруын дәвам итә, шуңа күрә бу хөкүмәт өчен мөһим бурыч», - диде төбәк җитәкчесе.
Шулай ук, Радий Хәбиров вакциналаначак кешеләр исемлеген киңәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте. Ул сәламәтлек саклау министрына препарат алачак һөнәрләр исемлеген әзерләргә кушты.
Гыйнвар ахырына кадәр Башкортстанга, ким дигәндә, 50 мең доза ковидка каршы вакцина кайтарылыр дип көтелә, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Башкортстанга «Спутник V» вакцинасының 14 меңнән артык дозасы килгән.
«17 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, беренче компонент 7,5 меңнән артык кешене, икенче компонент 3 меңнән артык кешене колачлады, — дип билгеләп үтте Забелин. - Вакциналау пунктлары санын арттыру эше алып барыла. Алар республикада барлыгы 80нән артык. Хәзер мондый пунктларны җиһазлау эшләре бара».
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Vaktsinalau-motlak-kir-k-637569/
Фото: Башинформ.
Читайте нас: