Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2021, 11:22

Чүп чыгарган өчен артыграк түли башлаячакбыз

Хаклар 1февральдән артачак

Башкортстанда каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен түләү гыйнвардан түгел, ә 1 февральдән артачак. Мондый карар ККК белән эш итү системасы эше мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмә барышында кабул ителде. Төбәк операторлары халыкка хезмәтләрнең кыйммәтләнүенең сәбәпләре турында хәбәр итмәгәч, республика хакимияте бу эшне башкарырга һәм киләсе айдан тарифны күтәрергә боерган. Шулай ук премьер халыкның якланмаган катламнары өчен ташламалар системасын уйларга кушты. Моннан тыш, хөкүмәт һәм төбәк операторлары ерак авылларда яшәүчеләргә түләүне арттырмаска килешкән, анда чүп — чар һәр көнне түгел, ә атнага бер тапкыр чыгарыла-алар, элеккегечә, бер кешегә аена 55 сум түләячәк. Арттыру милли программаның максатларын үтәү зарурлыгына бәйле рәвештә, 2021 елның гыйнварыннан планлаштырылган иде. Ул каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен полигоннар төзүгә, чүп-чарны сортлау һәм эшкәртү предприятиеләре төзүгә, чүп-чарны аерым җыюга күчүгә бәйле.
Читайте нас: