Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2021, 22:39

Техник тикшерү узмаган машиналарның диагностик карталары гамәлдән чыгачак

.

Техник тикшерү үтмәүчеләргә таләпләр арта

Эчке эшләр министрлыгы техник тикшерү узмаган машиналарның диагностик карталарын гамәлдән чыгарачак. “Транспорт чараларын техник тикшерү” турындагы закон 1 марттан үз көченә керәчәк. Яңа закон буенча, диагностик картаны техник тикшерү үтәмичә генә алган машина хуҗаларына да, картаны биргән операторларга да административ җаваплылык каралган. Моннан тыш, яңа закон бердәм автоматлаштырылган тикшерүне системасын кертү күздә тота. Техник тикшерү алдыннан һәм аның барышында фотовидео язма алып барылырга тиеш. Диагностиканың дөреслеге тикшерү үткәргән экспертның электрон имзасы белән расланачак. Әгәр теләсәгез, документны кәгазь күчермәдә дә алырга мөмкин. Диагностика үткәрелә торган транспорт чарасының видеоязмасын алып бару зарурлыгы ялган диагностика карталары чыгару мөмкинлеген бетерү өчен эшләнә. Бүген, шалтырап торучы тузып беткән транспорт хуҗалары да 500-800 сум түләп диагностика карта ала ала. Мондый транспорт чаралары аркасында авария очракларыда арта. Шулай итеп, техник тикшерү үткәндә аккредитацияләнгән оператор кимендә ике фото төшерергә тиеш: тикшерү башланганчы – машинаның алды һәм тикшерү үткәннән соң арткы ягы. Фотосуртләр төсле булырга тиеш, алар дәүләт номерын, машинаның моделен һәм төсен ачык күрсәтергә тиеш. Фотолар Глонасс системасына җибәрелә. Анда техник тикшерүнең датасы, вакыты һәм урыны күрсәтелү таләп булып тора. Барлык фотолар бердәм системада 5 ел сакланачак.

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Tehnik-tiksher--tm-chel-rg-tal-pl-r-arta-645393/?utm_source=vk&utm_
Фото:
vashamashina.ru
Читайте нас: