Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 февраль 2021, 11:18

1 марттан автомобильләрне техник тикшерүнең бердәм автоматлаштырылган системасы гамәлгә кертелә.

.

1 марттан Эчке эшләр министрлыгы автомобильләрне техник тикшерүнең бердәм автоматлаштырылган системасын гамәлгә кертә. Ведомстводан хәбәр итүләренчә, диагностик карталарны рәсмиләштерү турыдан-туры электрон рәвештә транспорт чарасын фотога төшерү белән техник тикшерү системасында башкарылачак. Автомобильне фотога төшерү техник тикшерү пунктында яки күчмә диагностика линиясендә узачак.
Системага шулай ук автомобильнең кайда булуы координаталары, датасы, техник тикшерү башлану һәм тәмамлану вакыты турында мәгълүмат кертелә. Система тәүлек әйләнәсендә эшләячәк, ә транспорт чараларын техник тикшерү турындагы барлык мәгълүматлар электрон рәвештә сакланачак. Аңа федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә керү рөхсәт ителәчәк. Моннан тыш, страховкаланучыларның һөнәри берләшмәсе белән мәгълүмат алмашу да гамәлгә ашырылачак. Техосмотр үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүматларның идентификаторы сыйфатында автомобильнең диагностик картасы номеры яки транспорт чаралары реквизитларының берсе, кузов номеры яки шасси номеры кулланылачак.
Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, рәсмиләштерелгән диагностик картага техник экспертның электрон имзасы куела, машина йөртүчеләр тели икән, аларга диагностик картаның кәгазь нөсхәсе бирелә.
Чыганак: https://vk.com/kiziltan102
Фото: 32cars.ru
Читайте нас: