Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль 2021, 16:51

Башкортстанда пенсия ничә сум?

.

Башкортстанда пенсиянең уртача күләме 2021 елның 1 гыйнварына 15256 сум тәшкил иткән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 837 сумга күбрәк, дип хәбәр итәләр Башстаттан.
Пенсионерларның күпчелеге яки 1,077 миллион кеше страховка пенсиясе ала. Безнең төбәктә аның уртача күләме әле 15714 сумга тиң. Бу – былтыргы белән чагыштырганда 866 сумга күбрәк.
Дәүләт пенсиясе алучылар саны азрак – 98 мең тирәсе. Алар уртача 10242 сум акча ала, диләр статистика хезмәткәрләре.
Әйткәндәй, республикада пенсионерлар саны бер ел эчендә 1,190 миллионнан 1,175 миллион кешегә кимегән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Bashkortstanda-nich-sum
Фото: discred.ru
Читайте нас: