Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль 2021, 16:34

Уфада 10-12 мартта Экология форумы узачак.

.

Киләчәк буынга ни калдырырбыз?

Уфада 10-12 мартта Экология форумы узачак.
Бу – төбәктә бердәнбер күптармаклы күргәзмә проекты. Бизнес ягыннан да, җәмәгатьчелек ягыннан да экологик культура үсешен стимуллаштыручы бу чара “Экология” милли проектының “Каты калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру” федераль проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча җавап бирә.
Аның оештыручылары булып Башкортстан Хөкүмәте, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе тора.
Форум программасында иҗтимагый хәрәкәтләр, эколог-үзешчәннәр өчен чаралар да планлаштырылган. Иҗтимагый хәрәкәтләрнең тотрыклы үсеше мәнфәгатьләрендә глобаль партнерлык перспективаларына кагылышлы секция оештырылачак, ВДНХ ЭКСПО территориясендә экологик хәрәкәтләр һәм мәгърифәт мәйданчыгы булдырылачак. Республика укучылары өчен «Яшь урбанист-эколог» проектын презентацияләү булачак.
Килүчеләр өчен икенчел чимал кабул итү буенча акцияләр, эшкәртелгән материаллардан кием-салым дефилесе, шулай ук экологик дәресләр оештырылачак.
Күргәзмә экспозициясе коммуналь һәм сәнәгать калдыклары, экопром, тирә-як мохиткә мониторинг, чиста су, чиста һава, программалар белән тәэмин итү, исәп приборлары юнәлешләре белән тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kil-ch-k-buinga-
Читайте нас: