Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль 2021, 16:25

Уфада “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының конференциясе уза.

.

Чарада Башкортстан Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән мәртәбәле делегацияләр, татар теле укытучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
Чарада катнашучыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова, мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина, Башкортстан халыклары дуслык йорты директоры Илгиз Солтанморатов, Башкортстан урыслары соборының башкарма директоры Александр Старшинин сәламләделәр.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева сүзләренчә, һәр халык өчен төп өстенлекләр - туган телне, халык мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклау. Нәкъ менә туган тел нәсел тарихын, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, милләтне саклый. Төрле милләт кешеләре арасында үзара мөнәсәбәтләр мәдәниятен формалаштыру, алар арасындагы хөрмәтне ныгыту - мәктәпләр һәм иҗтимагый оешмаларның уртак эше.
М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, милли-мәдәни автономия Советы рәисе урынбасары, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның арытаба яңгыраган чыгышлары фәһемле булды.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Respublika-tatarlarini-mi
Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас: