Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2021, 15:14

Республикада отышларын һаман килеп алмаган биш кеше бар икән.

Русиядә 1 гыйнварда "Русское лото" Яңа ел уены булды, анда Башкортстанның 22 кешесе миллион сум отты.

17 кеше инде отышны рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итәргә өлгергән, ә менә бишесе, күрәсең, миллионер булганнарыннан хәбәрдар түгел, һәм әлегә кадәр үзләре турында берничек тә белдермәгәннәр. Бу хакта "Столото" матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Бу гадәти хәл, җиңүчеләр бер айдан, хәтта соңрак та мөрәҗәгать итә. Җиңүчеләрдән аларның ни өчен тиз генә мөрәҗәгать итмәүләре турында кызыксынгач, иң популяр сәбәпләр - рәсмиләштерү ысулын сайлаганнар һәм Мәскәүгә килү өчен уңайлы көннәр планлаштырганнар. Шулай ук киң таралган җаваплар арасында - җиңүчеләр билетлар турында тиз генә искә төшермәгән очраклар да бар, - дип билгеләде "Столото"ның маркетинг буенча операция директоры Варвара Басанович.
Ул җиңүчеләрне отышларын алуны озакка сузмаска чакырды. Бәхетлеләрнең әле вакытлары бар - алар миллионнарын отканнан соң ярты ел дәвамында алырга мөмкин. Әгәр алар артыннан беркем дә килмәсә, акча Русия Федерациясе бюджетына күчереләчәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/Millioner-bulasilari-kilmi-695097/?utm_sour
Фото:
ru.depositphotos.com
Читайте нас: