Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2021, 01:17

Башкортстан Башлыгы Уфаның Октябрь районында «Кашкадан» паркын төзекләндерү эшләре белән танышты.

.

Подрядчы оешма вәкилләренең сүзләренә караганда, башта күлне тулысынча чистартканнар. Моның өчен сулыкны киптергәннәр, 40 меңгә якын йөк машинасы пычрак, ләм һәм көнкүреш чүп-чар чыгарган, тирәнәйтү эшләре башкарылган. Иң тирән урынында күл дүрт метрга җитәчәк. Финиш стадиясендә – балчык йозагын урнаштыру, ул күлдә су дәрәҗәсен даими сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Башкорт дәүләт университетының экология кафедрасы профессоры Айрат Ишбирдин яңартылган күлдә су чиста булачак дип ышандыра, бу күлнең экосистемасын һәм биологик төрлелеген тергезергә мөмкинлек бирәчәк.
- Бездә төрле вариантлар бар иде. Әмма, минемчә, без дөрес карар кабул иттек. Һәм мин моның белән горурланам. Әйе, күлне чистартуга күп акча сарыф иттек, аның каравы 50 ел ул чиста булачак, – диде Радий Хәбиров. – Без аннан 400 мең кубометр пычрак, ләм чыгардык. Балчык йозагы да ясагач, су китмәячәк. Аннары яңгыр сулары канализациясен ясыйбыз. Экологик чиста күлдә су коенырга мөмкин булачак. Кешеләр бездән нәкъ шуны таләп итә. Хәзер экологиягә ихтыяҗ бик зур.
Төзелеш мәйданында Радий Хәбиров шәһәр хакимияте һәм подрядчы оешма вәкилләре белән «Кашкадан» паркы территориясен төзекләндерүгә багышланган оператив киңәшмә үткәрде.
- «Кашкадан» Русиядә иң яхшы парк булырга тиеш, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров Уфа хакимияте башлыгы Сергей Грековка “Республика көненә – 2021 елның 11 октябренә яңартылган «Кашкадан» паркы килүчеләрне кабул итәргә әзер булырга тиеш”, дип йөкләде.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Radiy-H-birov
Читайте нас: