Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2021, 14:19

Аз керемле кешеләр салымнан азат ителерме?

.

Физик затлар кеременә салымның (НДФЛ) яңа шкаласын ясау 10 миллионга якын кешегә кагылачак, бу илдәге салым түләүчеләрнең 14 проценты дигән сүз.
Русиядә физик берәмлекләр кеременә салымның (НДФЛ) яңа прогрессив шкаласын кертергә тәкъдим иттеләр. "РИА Новости" агентлыгы хәбәр иткәнчә, парламентарий Сергей Катасоновның әлеге башлангычы Дәүләт думасына тапшырылган.
Русиядә гыйнвар аеннан физик берәмлекләр кеременә салым ставкасы үзгәрде: кереме елына 5 миллион сумнан артып киткән гражданнар өчен ул 15 процентка кадәр күтәрелде, ә калганнар өчен элеккечә (13 процент) калды.
Сергей Катасонов фикеренчә, кереме елына 204 мең сум, яки аена 17 мең сум тәшкил иткән гражданнарны физик берәмлекләр табышына салымнан тулысынча азат итәргә кирәк. Керем әлеге суммадан артып киткән очракта ставка акрынлап 35 процентка кадәр күтәреләчәк.
Әлеге тәкъдим буенча, кереме 204 мең сумнан башланган гражданнар өчен салымның минималь күләме - 13 процент, ә 5 миллионнан артып киткән очракта 15 процент булачак. Табышы елына 10 миллион сумнан арткан кешеләр өчен физик берәмлекләр кеременә салым – 25 процент, ә 100 миллионнан да күбрәк булса 35 процент тәшкил итәргә тиеш.
Мисал өчен, кереме 5 миллион сумнан артып киткән гражданнар - 623,5 мең сум, 10 миллион сумнан артса - 1,4 миллион сум, ә 100 миллион сумнан да артып киткән очракта 23,9 миллион сумга якын салым түләргә тиеш була, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/Az-keremle-keshel-r-salimnan-azat-i
Фото: mbnso.ru
Читайте нас: