Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 март 2021, 11:54

Күп балалы ата-аналар өчен яңалык

.

Күп балалы ата-аналар өлкән балалары балигъ булганчы һәм кечкенәләре 14 яшькә җиткәнче ташламалы отпуск алалачак.
Бу хактагы законга ил Президенты Владимир Путин 9 мартта кул куйган иде. 10 көннән соң ул үз көченә керде.
Өч яки аннан күбрәк баласы булган хезмәткәрләр әлегә кадәр ел саен бирелүче түләүле отпусны балаларга 12 яшь тулмаган очракта гына үзләре теләгән вакытта ала иде.
“Яңа закон күп балалы ата-аналарга үзләренә уңайлы вакытта отпуск алу хокукы бирә. Хәзер инде аларга бар гаилә белән ял итү мөмкинлеге булачак”, – ди Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.
Яңа кагыйдәләр илдәге гаиләләрнең якынча 2,5 процентына кагылачак.
Әйткәндәй, Русиядә күп балалы гаиләләр аена бер тапкыр музейга яки бассейнга бушлай бара ала һәм театрга барган өчен компенсация алала.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/K-p-balali-ata-an
Фото: Runaruna.ru
Читайте нас: