Барлык яңалыклар
Күргәзмәләр
4 декабрь 2018, 17:18

Кулларыннан гөлләр тама

Талбазыга бөтен республикадан халык осталары җыелды.

Мәдәният сараенда «Халык хөрмәте» күргәзмәсе үтте. Ул «Альтаир» өстәмә белем бирү учреждениесе нигезендә оештырылды.
Мәдәният сарае фойесы иҗади әйберләр үзәгенә әйләнде. Балчыктан ясалган, бәйләнгән, чигелгән, агач әйберләр, йоннан эшләнгән картиналар, челтәрләр, агач пластикасы һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителде.
Бөре осталары артеленнән кунаклар көнбагыш мае алып килгәннәр. Аны иске рецепт буенча имән пресста (металл белән бәйләнешсез) сыгалар һәм «тере» дип атыйлар, чөнки аңарда химикатлар, зарарлы өстәмәләр юк. 200 граммлы шешәдәге файдалы продуктны 150 сумга теләп алдылар. Бөре халкы күргәзмәгә килүчеләрне дизайнер курчаклары, матрешкалар, чабаталар, камыштан үрелгән тубаллар белән шатландырды. Артель вәкиле Людмила Черникова камыштан үрү белән 12 ел шөгыльләнә. Бу хоббины табигый материалдан булган өчен генә сайламаган, аны атаклы Мегреның китаплары рухландырган. Аларны укып чыкканнан соң хатын онытылган кул эшен тергезүгә үз өлешен кертергә карар иткән.
Эрләгән җептән картиналар үзенчәлекле күренде. Талбазы лицееның сынлы сәнгать укытучысы Раушания Габидуллина шундый шедеврны булдыруга күпме вакыт һәм материал китүе турында сөйләде. Шуның өчен аларның хаклары кыйммәт - 1,5 - 3 мең сумга кадәр.
Районның мода буенча киенүчеләре Уфаның «Энҗе бөртеге» иҗади үзәгеннән килгән Сәрвәр Аслаеваның өстәлен уратып алдылар. Модельерның үзенең бренды бар. Ул бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнә, милли костюмнар тегә.
- Бизәнү әйберләренең кайберләре шунда ук килеп чыга, ә кайвакытта алар үз сәгатен көтә. Алкалар һәм муенсалар зур ихтыяҗ белән файдаланыла, әле миндә күннән ясалган күкрәкчә. Бездә андыйларны беркем дә эшләми диярлек, - ди оста.
Квест биремнәре төсендә Авыргазы укучылары осталар эшенә анализ бирде, 13 кәсеп һәм промысел буенча осталык дәресләрен карады. Тал чыбыгыннан кәрзиннәрнең ничек үрелүе, кырлыганның (Иван-чай) ничек ферментлашуы һәм башкалар турында белделәр. Командалар дипломнар һәм бүләкләр алды, ә кәсепче осталар мәктәп-фестивальнең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Читайте нас: