Барлык яңалыклар
Күргәзмәләр
2 сентябрь 2020, 17:58

Матбугат йортындагы фотокүргәзмә ни турында сөйли?

Матбугат йортында "Җиңү йөзләре-75" фотокүргәзмәсе эшли башлады

Күргәзмә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай башлангычы белән депутатларның шәхси акчасына әзерләнгән.Күргәзмәне ачу тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов, "Башкортостан" нәшрият йорты генеральный директоры Венера Хәкимова, Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков, Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Илдар Баешев, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фоторепортер Вячеслав Стрижевский, журналистлар, кунаклар катнашты.Күргәзмәдә егермегә якын фоторепортер, фоторәссамнарның эшләре урын алган. Бу күргәзмә сугыш хатирәләренә, ата-бабаларыбызның каһарманлыгына багышлана. Проектның авторы - Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фоторепортер Вячеслав Стрижевский.Күргәзмә Матбугат йортының тышында урын алган, шуңа күрә бу үзенчәлекле күргәзмәне карарга килергә теләүчеләр бихисап күп булыр, ә ул дәһшәтле сугыш елларын онытырга хакыбыз юклыгын искәртеп торыр.Фото: Зөһрә Исламова.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Matbugat-yortindagi-fotok-rg-zm-ni-turinda-s-yli-437469/
Читайте нас: