Барлык яңалыклар
Күргәзмәләр
18 декабрь 2020, 12:44

Иҗат - гүзәл гамь ул

Кешәнне авылыннан Алинә Сәй-фетдинова майлы буяулар белән картиналар ясый, бачата һәм кизомбаны оста бии.

- Хәзерге заманда мәшгуль кешегә мавыгу кирәк, ул ял итәргә, эмоцияләрне чыгарырга ярдәм итә, - ди Алинә.
Белеме буенча икътисадчы үз тормышын иҗаттан башка күз алдына да китерә алмый. Студент чагында ук ул бию белән мавыга, булачак ире Марс белән бию мәйданчыгында таныша. Аларның уртак мавыгуы акрынлап табышлы эшкә әйләнә. Сәйфетдиновлар Уфа шәһәрендә DiDance бию студиясен ачалар, анда бүген өлкәннәрне кизомба һәм бачатага өйрәтәләр. Ә буш вакытында Алинә, киндер тукыма, пумала, буяулар алып, тылсымлы сызыклар, әкият персонажлары һәм кызыклы вакыйгалар дөньясына чума. Аның коллекциясендә майлы буяулар һәм акрил белән язылган дистәләгән картиналар бар.
Читайте нас: