Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
7 декабрь 2018, 13:42

Пиротехниканы урамда сатарга ярыймы?

Бу сорау күп эшкуарларны кызыксындыра.

Административ законны үтәү буенча инспектор Оксана АРИТКУЛОВАның шушы сорауга җавап бирүен үтендек.
Урамда пиротехника товарларын ваклап сату тыела. Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 22 декабрендәге „Пиротехниканы таратканда һәм кулланганда янгын хәвефсезлеге таләпләрен раслау турында”гы карарына ярашлы, аларның сертификаты булырга тиеш. Аларны Бердәм дәүләт реестрында теркәлгән юридик шәхесләр һәм шәхси эшкуарлар гына сата ала. Магазиннарда, секцияләрдә, павильоннарда, киоскларда сату рөхсәт ителә. Ягъни „пиротехникага туры кояш нурлары һәм явым-төшем эләкмәгән” урыннарда гына. Сатканда һәм саклаганда хәвефсезлек таләпләре үтәлергә тиеш, әлбәттә. Сатучы алар турында белергә тиеш.
Үткән ел полицейскийлар урамда сатуның ике фактын теркәделәр. Алар, бөтен товарны машинадан алып, материалны Авыргазы районара күзәтү эшчәнлеге бүлегенә җибәрделәр. Шундый хокук бозу өчен җәза - кисәтүдән алып дүрт мең сумга кадәр штраф.
Читайте нас: