Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 август 2019, 12:47

Республикада агулы үрмәкүчләр күбәя

Сары сакларның фотоларын һәм алар турындагы хәбәрләрне җәй буена күрергә булды.

Сары сакларның фотоларны һәм алар турындагы хәбәрләрне җәй буена күрергә булды.
Күптән түгел Языково авылында тарантул күрүләрен хәбәр иттеләр.
Буынтыкаяклылар республика халкын борчуга сала, ләкин белгечләрнең әйтүенчә, куркырга кирәкми. Үрмәкүчләр беренче булып һөҗүм итми, ә аларның агуы кеше өчен хәвефле түгел.
Әмма былтыр сары сак тешләгән республикада яшәүчене үлемнән чак алып калдылар. Анда кискен аллергия – көзән җыеру, күңел болгану, баш әйләнү – күзәтелгән. Ирне ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар. Шуның өчен үрмәкүчләр тешләгәндә антигистамин чаралар кабул итәргә һәм медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: