Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 ноябрь 2019, 17:24

Уңайлыклар булдырылды

Талбазы авылының 2 санлы мәктәбенең икенче корпусы территориясендә яңа парковка барлыкка килде.

Агымдагы уку елында Талбазы авылының 2 санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары элекке балалар йортының яңартылган бинасында укый башлады.180 укучы өчен заманча хәвефсез шартлар булдырылды.
Ләкин монда автомобильләрне парковкага кую урыны юк иде. Район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов яңа уку елына кадәр парковканы төзекләндерүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте һәм сүзендә торды. Хәзер ата-аналар балаларын мәктәпкә хәвефсез калдырып китә ала. Эшләрне башкару 1,3 миллион сумга төшкән.
Е.ЯКОВЛЕВА.
Читайте нас: