Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 декабрь 2019, 12:05

Тизлекне арттырган өчен штраф яңача исәпләнерме?

РФ Премьер-министры, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев тизлекнең билгеле бер чиген билгеләү мәсьәләсенә ачыклык кертергә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

РФ Премьер-министры, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев Эчке эшләр министрлыгына һәм вице-премьер Максим Акимовка штраф салынмый торган чикне сәгатенә 20 чакрымнан 10 километрга кадәр киметү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне тагын бер кат карап чыгарга кушачагын белдерде.
Хәзерге вакытта рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 10 километрга арттырган өчен штраф кертү мәсьәләсе Хөкүмәт комиссиясендә карала. Тулаем алганда, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бу инициативаны хуплый, чөнки лимит сәгатенә 20 километр булганда, хокук бозуларны теркәү чаралары төгәл эшләмәгән. Шуның белән бергә, Росавтодор ведомствосы һәм «Автодор» дәүләт корпорациясе штраф салынмаган тизлек кимегән очракта тизлек режимы арттырылачак федераль трассалар исемлеге турында фикер алыша.
Читайте нас: