Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 февраль 2020, 12:05

Башкортостан башлыгы: «Фаразлар анык түгел, ләкин ташкынның көчле булуы ихтимал»

Башкортостанда 2020 ел ташкынын авариясез үткәрүгә әзерлек эшләре башланды. Бу хакта 25 февралдә республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортостан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

«Хакимият башлыкларына ташкынны авариясез үткәрү буенча муниципаль чаралар планын әзерләргә, ташкын чорында оператив һәм комплекслы җавап бирү өчен көчләрне әзерләүне оештырырга, гидротехник корылмаларны һәм хәбәр итү системаларының әзерлеген өзлексез күзәтергә тәкъдим итәбез», — диде ул.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, быел кар күп.
«Әйдәгез, видеоконференция бәйләнешендә язгы ташкынга әзерлек мәсьәләсен карыйк. Фаразлар анык түгел, ләкин без ташкынның көчле булыуы ихтимал, дип әйтә алабыз», — дип хәбәр итте Радий Хәбиров.
http://www.bashinform.ru/news/1417851-glava-bashkirii-prognozy-razmytye-no-vozmozhno-zhdem-silnyy-pavodok/
Читайте нас: