Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 апрель 2020, 11:15

Коры үләннәрне яндырмагыз!

Ел башыннан районда 10 янгын булган.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. янгыннар нәтиҗәсендә китерелгән гомум зыян 1,5 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Яз килү белән аларның саны тагын да арта. Бу халыкның йорт территорияләрен җыештыра башлаулары - коры үлән һәм чүп-чарны яндырулары белән бәйле. Кешеләр дачаларга баралар, өмәләр үткәрәләр һәм алар еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ут белән саксыз эш итү, сүндерелмәгән тәмәке ташлап калдыру, балалар шаяруы - янгын чыгуның төп сәбәпләре. Җир участок-лары (дача) ияләренең корылма, агач киртәләр янында учак ягып, караучысыз калдыруы еш кына янгынга китерә. Корылмаларның якын урнашуы хәлне тагын да катлауландыра һәм утның бер участоктан икенчесенә таралуына сәбәпче була.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Рес-публикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактикалау эше буенча идарәсенең Авыргазы районара бүлеге табигатьтә, дачада ял иткәндә ут белән сак булырга чакыра. Учакны корылмалардан 50 метр ераклыкта җилсез көнне генә ягарга. Безнең участокларның күпчелеге ул кагыйдәгә туры килми. Чүп яндырсагыз, янәшәдә чиләк белән су, көрәк булсын.
Соңгы елларда коры үлән яндыру нәтиҗәсендә зур гына авыллар коточкыч фаҗига кичерде, меңләгән кешеләр йорт-җирсез калды. Чүпне яндырмыйча утильләштерергә тырышыгыз, компост өеменә җыегыз, чүплеккә чыгарыгыз. Җәен йорт тирәсендәге үләнне чабып алыгыз. Бу янгыннардан саклануның иң ышанычлы чарасы. Чүп-чарны оешкан рәвештә чыгаруны идарә итүче компанияләрнең җитәкчелеге белән хәл итү яхшы.
Корылмалар янында учак, мангалларны яндырмагыз, учакны сүндермичә калдырмагыз! Балаларны контрольләгез, аларны караучысыз калдырмагыз! Табигатьтә ял иткәндә алкогольле эчемлекләр белән артык мавыкмагыз. Ут белән эш иткәндә сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны хәвеф астына куймагыз!
Янгын чыкканда 01, 2-11-48, 112 (бердәм дежур-диспетчер хезмәте) телефоннарына шалтыратыгыз.
Р.Кәримов,
Читайте нас: