Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 Май 2020, 11:00

10 мең алам дип, алданып куймагыз!

Балалы гаиләләргә илебез Президенты яңа түләүләр биреләчәге хакында хәбәр иткәч тә интернет челтәрендә дистәләгән ялган сайтлар барлыкка килгән.

Белгечләр кисәтүенчә, ялган доменнар арасында gosuslugi, gosuslugi-16, vyplaty, covid-vyplaty, posobie сүзләре кулланылганнары һәм башкалар бар. Алар халыкның күзен буу, ялган сайтка кертеп җибәрү өчен эшләнгән дә инде. Алдарларның сайтлары әлегә тутырылмаган. Алар оригиналь сайт эшләнеп беткәч, аның күчермәсен файдаланыр өчен көтеп тора, дип фаразлый белгечләр. Кичә "Госуслуги" порталы өзеклекләр белән эшләгән. Бу, әлбәттә, берьюлы бик күп халыкның гариза бирергә керүе белән бәйле булган, шуңа сайт көчергәнешне күтәрә алмаган. gosuslugi и posobie сүзләре белән теркәлгән фейк-ресурсларның алдагы көннәрдә тагын да артачагын "Infosecurity a Softline Company" компанияләре дә белдергән. Апрельдә генә дә "Госуслуги" порталына охшатып эшләнгән 70 ялган сайт барлыгы ачыкланган. Алдарлар тозагына эләгеп, үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны алар кулына тапшырудан сак булу кирәк. Моның өчен whois сервисында доменның атамасын, аның кайчан һәм кем тарафыннан теркәлгән булуын тикшерү зарур. Әгәр дә сайт күптән түгел генә барлыкка килгән һәм аны компания түгел, ә аерым кеше теркәгән икән, димәк, ул алдакчы домен.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: