Әйтик, әгәр дә иң беренче итеп артезиан суы дип язылган икән, димәк, ул әлеге продуктта күбрәк, иң соңыннан язылганы анда азрак дигән сүз. Исемлекнең иң ахырында, гадәттә, консервантлар белән ароматизаторлар була. Косметика составындагы AQUA (су). Стандарт кремнарда (бит кремы) су 60 проценттан күбрәк була. Әмма ул дымландыргыч компонент булып тормый. Су продукт составындагы башка компонентларны эретү өчен кирәк, шулай ук ул кремга гель формасын бирә. Mineral Oil (минераль майлар) макияжны сөртеп-юып алу чараларында очратырга була. Алар макияжны җиңел итеп юып алырга булыша, бит тиресен йомшак итә. Шунысын да истә тотыгыз: майлар тирегә сеңми, аның өслегендә кала һәм күзәнәкләрне каплап куя. Һәм ул, үз чиратында, тирене сусызландыра. Шуның өчен макияжны сөртеп кенә алучыларга соңыннан битләрен су белән юарга киңәш итәләр. Glycerin (глицерин), Propylene Glycol (пропиленгликоль). Алар бит тиресен дымландыра, йомшарта. Әмма халыкара стандартлар буенча, алар продуктта 5 кенә процент булырга тиеш, чөнки глицерин белән пропиленгликоль артык күп булган очракта, бит тиресе кибә, тартыла. Реклама ₽ Баня под ключ - 10 500 руб. за м3! Баня из бруса под ключ! Рассрочка 0%! Отчетность через 1С мгновенно! 18+ Urea (мочевина). Бу атамадан куркырга кирәкми. Ул бит тиресен дымландыра, тынычландыра, башка актив матдәләргә тирегә үтеп керергә булыша. Тик аңардан аллергия дә булырга мөмкин. Alcohol (спирт) тирене киптерә. Аны косметикада антисептик, эреткеч буларак кулланалар. Alcohol free (спиртсыз) дигән язу да очрарга мөмкин. Димәк, продуктта этил, каприл, цетил, лаурил спирты юк. Алар да бит тиресен корыта, ялкынсындыра. Paraben (парабеннар) – консервантларның гомуми атамасы. Аларны, гадәттә, косметикада гына түгел, ризыклар әзерләгәндә, фармацевтикада да микроблар барлыкка килмәсен өчен кулланалар. Парабеннарны бүген теш пастасы, шампунь, дезодорантларда да күрергә була. Экстрактлар (сыгынты). Косметик чараларда, җиләк-җимеш, алоэ, роза чәчәге һәм башка сыгынты дигән язулар була. Алар үсемлек чималыннан ясала һәм бит тиресен витаминнарга баета, картаю процессын акрынайта. Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kosmetik-charalar-saylaganda-nrsg-igtibar-itrg