Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 июнь 2020, 12:55

Давыллы яңгыр шактый зыян салды

Кайдадыр йомырка кадәр боз явып, яшелчә-үсемлекләргә зыян килсә, кайдадыр көчле җил түбәләрне алып очырган.

Майның соңгы көнендә котырган давыллы яңгыр һәм яшен республика халкына ярыйсы күп каза салган.
Кайдадыр йомырка кадәр боз явып, яшелчә-үсемлекләргә зыян килсә, кайдадыр көчле җил түбәләрне алып очырган.
Хәтта электр баганалары да коточкыч яшенгә һәм көчле җилгә каршы тора алмаган. Бакалы һәм Шаран районнары территорияләрендәге 31 авылда электр өзелгән.
Илнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, электр линияләрен ремонтлау өчен “Башкирэнерго”ның дүрт бригадасы юлланган.
1 июнь иртәсенә 4 авыл утсыз кала. Бу 253 кеше, шул исәптән 59 бала яшәгән 74 йорт дигән сүз.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Utsiz-t-n-chikkannar-297174/
Читайте нас: