Башгидромет фаразлары буенча, көн болытлы, явым-төшемсез булачак. Республиканың көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшенле яңгырлар явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 2-7 метр, көндез урыны белән 16 метрга кадәр. Һава температурасы төнлә - 7-12°, төньяк-көнчыгыш районнарда - 2°, көндез 19-24° кадәр җылы. Ял көннәрендә республикада янә җылы һава торышы көтелә.