Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
7 июнь 2020, 02:25

Җәй башланып кына тора, ә...

Кичә Уфаның Сипайлово бистәсендәге паром кичүе тирәсендә бер ир батып үлгән.

Фаҗига хакындагы хәбәр башкаланың мәгълүмат-диспетчер үзәгенә 18.15 сәгатьтә килеп ирешә.
Шаһитлар сүзләренчә, каршы як ярда бер ир дусты белән кәеф-сафа корып утырганнар. Кайсыдыр моментта ир елганы йөзеп чыгарга уйлаган, әмма суга кергәч, тончыга башлаган. Бәхетсезлеккә каршы, шул тирәдән катер да йөзеп узган. Аннан чыккан дулкын йөзеп барган ирне каплагандай итә, һәм ул бата.
Вакыйга урынында коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре эшли. Водолазлар батып үлгән ирнең гәүдәсен эзлиләр.
Бүген «Бөтендөнья башкортлары корылтае» җәмәгать оешмаларының халыкара берлеге төзелүенең 25 еллыгын билгели
I Бөтендөнья башкортлары ҡорылтае чирек гасыр элек - 1995 елның 1-2 июнендә -оештырылган. Зур башкорт җәмәгать оешмасы тарихының елъязмасы нәкъ шушы датадан ачыла.
Читайте нас: