Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 июнь 2020, 11:20

Игътибар: тополь мамыгы!

Җәй җитү белән тирәкләр чәчкә ата башлый, шуңа бәйле рәвештә янгын хәвефе кискенләшә.

Тополь мамыгы-аллергияле кешеләр өчен генә түгел, янгын сүндерүчеләр өчен дә афәт. Ул дары кебек тиз янып китә, мизгел эчендә барлык юнәлешләрдә тарала, артыннан кара күмер генә кала. Шулай итеп, янгыннар саны арта.
Урамнар һәм ихаталар тополь мамыгы белән тула. Бу җиңел янып китүче, теләсә нинди очкыннан кабынучы табигый материал. Ул ихата, корылма, автотранспорт тукталышлары янында туплана, ә көчле җилдә лоджия, балконнарга төрле ярыклардан керә. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге яки шырпы, ут белән бәйле эшләрне үткәрү яки балалар шуклыгы тиз арада янгын чыгуга китерергә мөмкин.
Янгынны булдырмас өчен, эретеп ябыштыру һәм башка эшләргә җентекләп әзерләнегез. Пиротехник эшләнмәләр һәм күккә фонарьлар җибәргәндә бик сак булыгыз.
Коммуналь хезмәт һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар, ихата, тротуар һәм башка мамык җыелган урыннарны чистарту, җыештыру һәм җиргә су сибү зарур. шәхси секторда яшәүчеләргә йорт яны территорияләрен тәртиптә тотарга кирәк.
Кирәк булган очракта ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын (01, 101 яки 112) онытмагыз.
Р. Кәримов,
районара күзәтчелек һәм
профилактик эшләр бүлеге
начальнигы.
Читайте нас: