Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 июнь 2020, 11:35

Давыл - Ярмәкәй районында

Татарстанда күп йортларны түбәсез калдырган давыл күрше Ярмәкәй районына да сугылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәлеге хәбәр итүенчә, профнастил һәм шифер белән капланган биш шәхси йортның кыегына зыян килгән.
Җәрәхәтләнүчеләр, һәлак булучылар юк.
Ярмәкәй үзәк дәваханәсенең кыегын да өлешчә ремонтларга тура киләчәк. Шифаханә иске режимда эшләвен дәвам итә. Район җитәкчеләре, оператив төркем вакыйганы контрольдә тота, электр станциясенең ике бригадасы эшкә тотынган.
Фото:Bash.news.
Читайте нас: