Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
7 июль 2020, 13:15

Искәртүләр булса да

Соңгы көннәрдә дүрт су һәлакәте булды, анда дүрт кеше гомере өзелде.

Уфа районының Дмитриевка авылы янындагы “Ясное” күлендә 28 яшьлек егет батып үлә. Дусларының эзләнүләре нәтиҗә бирмәгәч, алар ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр. Икенче вакыйга Ишембайдагы “Пионерский” күлендә булды, анда 33 яшьлек ир ял иткәндә батты. Беренчел мәгълүматларга караганда, дуслары белән ул сусаклагыч ярында спиртлы эчемлекләр эчкән, аннары йөзәргә булган. Егет суга чума һәм кире чыкмый.
Шул ук көнне коткаручылар Ишембайдагы Агыйдел елгасында баткан 49 яшьлек ир-атның һәм Уфа янындагы “Долгое” күленнән 24 яшьлек егетнең гәүдәсен табалар.
Республикага эссе һава торышы килде, кешеләр пляжларга, буа-күлләргә, елгаларга тартылды. Кызганычка каршы республика елгалары һәм күлләре буендагы пикниклардан соң, суга чумып бар кеше дә өйгә кайта алмый. Коткаручылар баткан кешеләрнең мәетләрен эзләү һәм күтәрү өчен гаризалар кабул итүдән туктамыйлар. Белгечләр әйтүенчә, фаҗигаләрнең сәбәбе һәрвакыт диярлек спиртлы эчемлекләр һәм баналь ваемсызлык.
Читайте нас: