Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 июль 2020, 17:45

Башкала мэриясе Агыйдел күпере аша йөрмәүне сорый

Мөмкин булса, башкаладан Агыйдел күпере аша түгел, ә башка юллар белән чыгарга киңәш итәбез, дигәннәр мэриядә.

Билгеле булуынча, ялларга караш “Уфа” аэропортын юнәлешендә шәһәрдән чыгу урынында автомобиль “бөкеләре” хасил була, “час пик”та күперләр машиналар белән шыплап тула. “Аңлавыгызны сорыйбыз. Мөмкин булса, шәһәрдән чыкканда башка юллар сайласагыз иде. Ике күпер аша тәүлегенә 125 меңнән күбрәк автомобиль үтә ”, – дигән түрәләр.
Бу исә күперләргә зур көч төшә дигән сүз. Шуңа машиналар күп үткзн вакытта Уфа-Аэропорт трассасында ремонт эшләрен туктатып торырга вәгъдә иткәннәр мэриядән.
Фото: bash.news
Читайте нас: