Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 июль 2020, 17:20

Районда санкцияләнмәгән коену урыннарында профилактик рейдлар үткәрелә

Балигъ булмаганнар катнашында булган фаҗигале очракларны булдырмауга аерым игътибар бирелә.

7 июльдә Юламан күлендә 2002 елда туган яшүсмер батып үлгән.
9 июльдә Сәмән авылы буасында 1973 елда туган ир-ат батып үлгән.
Суда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында, Башкортстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең 14 нче янгын сүндерү-коткару отрядының 149 ПСЧСЫ хезмәткәрләре район профилактик төркемнәре белән берлектә район территориясендә санкцияләнмәгән коену урыннары буенча профилактик рейдлар үткәрәләр. Балигъ булмаганнар катнашында булган фаҗигале очракларны булдырмауга аерым игътибар бирелә. Рейдларда катнашучылар яшүсмерләр һәм ата-аналар белән су объектлары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турында аңлату эшләре алып баралар, су коенган вакытта халыкны бик сак булырга, үз балаларын контрольдә тотарга һәм шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндиләр. Рейдлар барышында халыкка "сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында" белешмәлекләр тапшырыла, анда су коену вакытында үз-үзеңне тоту, батучыларны коткару гамәлләре һәм табибка кадәр ярдәм күрсәтү ысуллары турында мәгълүмат бирелә.
Хөрмәтле гражданнар!!! Суда куркынычсызлык техникасы түбәндәге кагыйдәләрне мәҗбүри үтәүне таләп итә:
- Коену вакыты һава һәм су температурасына, шулай ук җил көченә бәйле булырга тиеш. Тәкъдим ителгән һава температурасы +25 Сбулырга тиеш.
- Суга акрынлап керергә кирәк, бигрәк тә тән бик нык җылынса.
- Суда су астында уеннарга юл куймагыз.
-Һава тутырылган йөзү чараларын кулланган очракта да сак булыгыз, чөнки акрын җил дә аны ярдан еракка илтә ала.
- Йөзә белмәүчеләргә өлкәннәр күзәтүе астында, тирәнлеге 1,2 метрдан да артмаган махсус җиһазландырылган урыннарда гына су коенырга мөмкин.
- Иң мөһиме-мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар олылар күзәтүе астында коенырга тиеш.
Уяу булыгыз, исерек килеш су коенмагыз, балаларны күздән ычкындырмагыз!
Исегезгә төшерәбез: әгәр сез һәлакәтнең шаһиты булсагыз, «112»ашыгыч оператив хезмәтләрен чакыртуның Бердәм телефонына шалтыратырга кирәк.
Читайте нас: