Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 июль 2020, 11:59

Башкортстан пляжларында караклар активлашкан

Дәүләкән районында җинаятьчеләр Аслыкүл буенда ял итүчеләрнең кәрәзле телефоннарын, автомобиль аккумуляторын, кабартылган матрас һәм балталарын урлый.

Ишембайдан ял итәргә килгән гаилә барлык кирәк-яракларын автомобиль тагылмасына салып килә . Берничә көн тыныч үтә-көндез ишембайлылар вакытын чатыр астында үткәрә, палаткада йоклый. Төнгә барлык әйберләрен дә тагылмага салганнар.
19 июль иртәсендә тагылмадагы әйберләр юкка чыга. Зыян күрүчеләр моның турында урындагы полициягә хәбәр иттеләр. Хәзер Дәүләкән районының полиция хезмәткәрләре каракларны эзли.
Уфада да мондый очрак теркәлгән. Ленин районыннан ике яшүсмер «Солнечный» пляжына килеп, үз гаджетларын рюкзакка салып, су коенырга китә. Ә килсәләр, гаджетлар булмый. Шул ук пляжда Киров районы балалары белән шундый ук хәл килеп чыккан.
«Сипайлово» микрорайонында урнашкан бер пляжда 27 яшьлек ир-атның ике телефонын, акчасын, паспортын һәм хәтта шортысын урлаганнар, дип хәбәр итә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте.
Полиция хезмәткәрләре ял итүчеләрне уяу булырга һәм үз әйберләрен ярда караучысыз калдырмаска өндиләр. Үзең белән пляжга кыйммәтле әйберләр һәм акча алырга кирәкми. Ә әйбер югалган очракта, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итсәгез, каракны табу һәм урланган әйберне кире кайтару мөмкинлеген арттырачак.
Читайте нас: